Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Чик сакчылары маҗарасы якшәмбе кичен ямьләндерә

Якшәмбе кичендә “Яңа Гасыр” каналы сезне “Таможня даёт добро” дип исемләнгән комедияне карарга чакырып кала. Ике күрше илнең чик сакчылары бергә эшли башлый, шушы вакыйгадан соң фильмның төп маҗаралары башлана да инде.

Режиссёр Дани Бунның “Таможня даёт добро” дип исемләнгән француз комедиясе бельгияле һәм французлы ике чик сакчысының маҗаралары хакында сөйли.

Рубен Вандерворде үз иленең чын тугры пәһлеваны итеп тәрбияләнгән. Аның аша һәр көнне чакрымнарга сузылган французлар чираты Бельгия җиренә аяк баса алмыйча җәфа чигә. Менә 1993 нче елның беренче гыйнварында үз көченә Шенген килешүе керә һәм Рубен көчле хафага кала, чөнки аның иленнән хәзер көндәлек рәвештә меңләгән француз кешеләре ирекле рәвештә атлап йөри башлый. Моның белән генә Рубенның бәхетсезлекләре тәмамланмый, тиздән ике күрше илнең җитәкчеләре франко-бельгияле чик саклау отрядлары төзи башлыйлар.

Рубен белән бергә эшләргә францияле Матиас Дюкатель билгеләнә, тик бу очраклы хәл булмый. Дюкатель Рубенның сеңлесенә гашыйк, ә кызның әтисе Рубенга караганда күпкә ватанпәрвәррәк кеше. Мондый чикләү французны сөйгәненә өйләнү уеннан кире кайтара. Менә вакыйгалар үзгәреш ала һәм Вандерворденең киңәше белән Дюкатель сөйгәненең гаиләсе белән дуслашу юлларын эзли башлый. Хезмәттәшләр бергә җинаятьләргә каршы көрәшәләр, канун бозучыларны тоткарлыйлар, чик буенда урнашкан кафеларны ябуда катнашалар һәм фильмны караучыларның кәефен күтәрәләр.

Кызыклы комедияне якшәмбе, 22 нче октябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карагыз. “Таможня даёт добро” комедиясе “Яңа Гасыр” каналында 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20