Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Чирмешән мәчете мохтаҗларга бүләкләр өләшкән

Рамазан аеның ахыргы көннәрендә Чирмешән мәчете мәхәлләсе, дин юлындагы кардәшләребез ярдәме белән, ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр таратты, дип яза район газетасы.

Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр. Бу күчтәнәчләр белән мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләре дә сыйланган, аларга да Рамазан аен, Ураза гаетен бәйрәм буларак тоярга мөмкинлек тудырылган.

Чирмешән мәчетенә актив йөрүче балаларны да гает көнне нык сөендергәннәр — 50 малайга һәм кызга тәм-томнар тутырылган күчтәнәч-пакетлар тапшырганнар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера