Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Чирмешән районының Казанка авылында яңа мәктәп төзиләр

Чирмешән районының Казанка авылында яңа мәктәп төзиләр, дип яза җирле басма.

Әлеге авыл мәктәбе укучылары яңа уку елын яңа бинада башлап җибәрәчәк. Биредә спорт залы белән башлангыч мәктәп төзелә. Бүген төзүчеләр бинаның стеналарын күтәрә. Мәктәп 15 укучыга исәпләнгән.

-Быел нефтьчеләр ярдәме белән Кармыш, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләренә дә капиталь ремонт уздырылачак. Әлеге өч мәктәпкә бу максатларга 29 миллион сум чамасы акча бирү каралган, — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. — Якын көннәрдә төзүчеләр эшкә керешәчәк. Уку йортларын тулысынча яңартырга планлыйбыз. Министрыбыз Энгель Фәттахов әйткәнчә, капиталь ремонттан соң дистә еллар анда тотынмаслык булсын.

Бу мәктәпләрдә канализация, җылылык, вентиляция челтәрләре ясалачак, идән, ишекләр яңартылачак, эчке бизәкләү эшләре үткәреләчәк.

Кармыш балалар бакчасында капиталь ремонтның кызган чагы. Бу объектка республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бакча ике катлы бинаның өстендә урнаша, беренче катта авыл җирлеге Советы бинасы була. Биредә идән, түшәм, стеналар, ишек-тәрәзәләр — барысы да яңартыла, электр үткәргечләре, су, канализация, җылылык челтәрләре алмаштырыла, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин