Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Чирмешәндә иң яхшы чыршы бизәүчене бүләкләргә вәгъдәлиләр

Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны гадәттәгедән иртәрәк, 23 декабрь кичендә үк кабызмакчылар.

Моңа кадәр оешмалар, учреждениеләр үз чыршыларын бизәргә, территорияләрен, биналарны матурларга, кар сыннар, мәйданчыклар ясарга тиеш.

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүчене дә, киләсе елга калдырмыйча, шушы декабрь азагында ук билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр буенча һәм авыл җирлекләре советлары арасында аерым-аерым бүләкләнәчәк, дип игълан итте “Безнең чирмешән” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20