Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Чирмешәндә Пенсия фондының район идарәсе гаризалар кабул итә

Чирмешәндә Пенсия фондының район идарәсе гаризалар кабул итә. Август аеның икенче ункөнлегендә элек дарулар урынына акчалата компенсация алган федераль ташламага ия 7 кеше 2018 елда акчадан баш тартып дару алырга теләүләре турында РФ Пенсия фондының район идарәсенә килеп гариза яздылар, диелгән район газетасында.

-Билгеле, бу күп түгел, чөнки районда ташламага хокуклары булган 2098 инвалид бар, шуларның 1304есе дарулардан баш тарткан, - ди идарә начальнигы Гөлфия Гыймранова. -Сәламәтлекләрендә проблемалар булган кайбер кешеләр бушлай дарулардан баш тартып алар үзләренә зыян ясауларын аңлый башлады. Ул бит гел шулай, син түгел, ә башка берәүләр каты чирләп китәр кебек тоела. Ләкин тормышта еш кына киресенчә дә килеп чыга, авыруың кинәт көчәеп китәргә мөмкин, даруларсыз яши алмый башлыйсың. Хәзер дарулар арзан түгел, бернинди акчалата компенсация дә чыгымнарны каплый алмас. Акча урынына медикаментларны янә ала башлап булмый, гаризаны Пенсия фонды идарәсенә 1 октябрьгә кадәр язарга кирәк, ә даруларны бары яңа елның январеннан алырга була.

Идарә белгечләре әйтүенчә, соцпакет (социаль хезмәтләр җыелмасы) бәясе хәзер 1048 сум 97 тиен. Әлеге сумманың күп өлеше – 807 сум 94 тиене медикаментларга туры килә. 

Даруларны янә ала башлау турында белешү өчен Пенсия фонды идарәсенә 074 номеры буенча шалтыратып була, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!