Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Чирмешәндә салмыш балык тотучыларны тотканнар

Июнь башында кичке якта бер төркем чирмешәнлеләр Әмир авылы буасына балыкка юл алалар, тик аларның юлларына ЮХИДИ инспекторлары каршы төшә, дип яза район газетасы.

-Балыкчылар яхшы гына салмыш, шуңа үзләре рульгә утырмыйлар, ә башка йөртүче табалар. Әле үткән елның җәендә генә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек күрше егете бераз сыра эчкән булса да, руль артына утырудан баш тартмый, — ди ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Бу сәяхәт машина хуҗасына да, сүз тыңлаган күрше малаена да кыйммәткә төшә. Автомобиль штрафстоянкага озатылган, аны кире кайтару өчен эвакуатор хезмәтләрен дә, башка штрафларын да түләргә кирәк булачак. Машина хуҗасына да, күрше егетенә дә, судтан соң, ел ярым яки ике ел пассажир булып кына йөрергә туры киләчәк, икесенә дә 30ар мең сум штраф та яный.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!