Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Чирмешәндә сыерлар күбәйгәни

Быел апрель, май, июнь айларында Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 898,5 тонна сөт тапшырган. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 25 процентка күбрәк. Сөт сатып, райондашларыбыз 10 миллион 781 мең сум акча эшләгәннәр, дип белдерә “Безнең Чирмешән” газетасы.

Шушы көннәрдә район үзәгендә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның традицион слеты булып үтте, анда кабат иң уңганнарны бүләкләделәр.

Узган өч ай нәтиҗәләре буенча иң күп сөт Түбән Кәминкә авыл җирлегендә сатып алынган. Биредә яшәүчеләр икенче кварталда 130 тонна сөт тапшырып, 1 миллион 560 мең сумлык керемгә ия булган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20