Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Чирмешәндә төзелүче икенче мәчет нигезен Урал ташы белән тышлаячаклар

Чирмешәндәге төзелүче икенче мәчет нигезен Урал ташы белән тышлаячаклар, дип яза район газетасы.

Чирмешәннең Амур ягында төзелүче мәчетнең төп залында түбә ясыйлар, идәнгә измә җәяләр. Подвал өлешендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәхарәтханәдә дә эш күп калмаган.

Җылылык, су челтәрләре сузу буенча да проблемалар юк, тик тышкы якта нигезне җылыту, әле генә Уралдан ук кайтарылган яхшы таш белән тышлау өчен һава торышы мөмкинлек бирми.

Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовлар төзетүче мәчет манараларына айларны да монтажлап җыясы гына калган. Һава торышы җайланса, койма да бастыра башламакчылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии