Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2016

Чишмә бәйрәме матур традициягә әйләнде - ИлСаф Яшел Үзән районында узган бәйрәм турында

Кичә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында “Саф чишмәләр иле – авылым” бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм 1993 елдан үткәрелә. Аның максаты - чишмәләргә игътибарны арттыру, аларны саклап калырга тырышу – дип хәбәр итә Олы Ачасыр авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Марат Гатиятуллин.



Элегрәк авылда чишмәләр саны уннан артып киткән, әмма бүгенге көнгә кадәр “Бәйрәш”, “Ат улагы”, “Тимер улак”, “Гафәр”, “Марҗа инеше”, “Күҗәмкә һәм “Әнүкә” чишмәләре сакланып калган. Кичәге бәйрәм Изге Рамазан аенда төзекләндерелгән “Бәйрәш” чишмәсе янында узды. Аны төзекләндерүгә беренче чиратта матди ярдәмне эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин күрсәтте, шул ук эшмәкәр 1995 елда әлеге чишмәгә бура салдырды.

“Узган ел чишмәнең суы бермә-бер кимеде. Моның сәбәпчесе суга киртә булып үскән агач тамыры булган. Хәзер менә чишмәбез яңадан үз хәленә кайтты” – диде Чишмәне ясауда иң күп өлеш керткән балта остасы Әнвәр Кадыров.



Әлеге чишмә татар халкының бөек әдибе, Олы Ачасыр авылы халкының якташы Каюм Насыйриның ерак бабасы белән бәйле. Моны чишмә һәм авыл тарихы белән кызыксынган Әнвәр Абзалин раслады. 

Бәйрәм Коръән догалары белән башланып китте. Соңыннан авылның яшь артистлары һәм “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле чыгыш ясады. "Гармун моңнарын ишетү, чишмәгә төшү күренешләрен кабат үз күзләребез белән күрү безне яшьлек елларына алып кайтты", - ди авыл халкы.

Бәйрәмгә халык артисты ИлСаф һәм аның иҗатташ дуслары чакырулы иде. ”Халык бик ачык, мөләем. Көтеп алганнары күренә, шуңа күрә дә берничә җыр эчендә генә дә уртак тел таптык”- дип әйтте ул. Чишмә бәйрәменә карашыгыз, аларны уздыру кирәкме дигән сорауга ИлСаф, беренчедән, чишмәләрне яратам, икенчедән, чишмәләрне торгызу, чистарту татар халкының зур традиция, дип җавап бирде. "Соңгы елларда ул ешаеп, матур бәйрәмгә, икенче Сабантуйга әверелеп китте, әгәр дә мөмкинлек булса, үзем дә шундый чарада катнашып, үз өлешемне кертер идем", - диде ул.

Яшь җырчы Айгөл Рәхимова, бәйрәмгә мөнәсәбәтен белдереп: “Бу бөтен авылны бергә җыючы татар традициясе. Авыл халкы көн саен чип-чиста тәмле чишмә суын эчә ала. Кызганыч, шәһәр халкына ул тәтеми, крандагы суны эчмибез, сатып алабыз”, - диде һәм чишмәләрне сакларга кирәклегенә басым ясады.

Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар да казанда пешерелгән ботка, коймак һәм “Бәйрәш” чишмәсе суыннан самавырда кайнатылган чәйдән авыз итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20