Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Чистай районында өч үсмер утырган сал Чулман елгасында агып киткән

Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич — 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә.

Салны елгадагы ярдан 70 метр чамасы эчтәрәк камышлык кына туктатып калган. Бәлага юлыгучыларны коткаручылар 21.15 сәгатьтә ярга чыгара. Коткару эшенә 5 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха