Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Чистай районында кар яуган

Чистай районында кар яуган. Социаль челтәрдән кулланучылар кайбер төркемнәргә шундый фото урнаштырган. Рәсем астындагы шәрехләрдән аңлашылганча, төнлә кар Тәтеш һәм Әлки районнарында да явып узган.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада көчле яңгыр, яшен һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитү ихтималы булган җил көтелә. Һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!