Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Чистайда диван киптерүче хуҗалар йортсыз кала язган

Чистайда кичә иртәнге 9да шәхси йорт януы турында хәбәр буенча һәлакәт урынына ике янгын машинасы барган, дип яза http://chistopol-rt.ru.

Ачыкланганча, хуҗалар электр җылыткыч белән диванны киптергән, әмма кыска ялганыш булып диванга ут капкан, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Руслан Сафиуллин.

Ут йортның икенче катын камап алган. Янгын сүндерү хезмәткәрләре вакытында килгән һәм йортның янып бетүенә юл куймаган. Янгын 60 кв метрга зыян китергән. Йортның бер өлеше янган, шулай ук түбәне дә ачарга туры килгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!