Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.09.2015

Чистайда, Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, Татарстан Халыклар ассамблеясе утырышы узды

Чистайда, Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, Татарстан Халыклар ассамблеясе утырышы уздыКичә Чистайда Татарстан Халыклар ассамблеясе күчмә утырышы узды. Анда Дәүләт милли сәясәт концепциясе, республикада миграция вазгыте, шулай ук чит ил гражданнары арасында наркоҗинаятьләрне ачыклау эшләре турында сүз барды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

"Чистай уңай якка үзгәргән, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин чистайлылар, милли җәмгыять һәм муниципалитетлар вәкилләре белән хис-кичерешләрен уртаклашып, - әйе, шәһәргә асфальт җәяргә, утырышка әзерләргә кирәк, әмма бүген мин иң мөһиме, кешеләрнең күзләре януын, дус яшәргә әзер булуларын күрдем. Сезнең шәһәр рухи үзенчәлеккә ия - берләштерүче. Гомумән, республика буенча милләтара татулыкны ныгыту буенча күп эш башкарыла".
Парламент башлыгы Татарстан Халыклар ассамблеясенең республикада яшәүче төрле халыкларның телләрен өйрәнү, милли мәдәниятне һәм традицияләрне үстерү өлкәсендә системалы эш алып баруын билгеләп үтте.
Татарстан Халыклар ассамблеясе күчмә утырышларын үткәрү традициягә әйләнде. Милли җәмгыять әгъзалары Алабуга, Әлмәт, Тәтеш, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Менделеевскида булды инде. Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, нәкъ менә муниципаль берәмлекләргә этникара мөнәсәбәтләрне тотрыклы итү һәм ныгыту буенча эшчәнлектә әйдәп бару роленә ия, шуңа күрә күчмә утырышлар бик мөһим, чөнки алар урыннардагы вазгыять белән танышу мөмкинлеге бирә.
Татарстанда милли мәдәниятне үстерү, милләтара һәм конфессиара татулыкны сакларга ярдәм итүче Дәүләт милли сәясәт концепциясе, ведомство максатчан программалары кабул ителгән һәм уңышлы чынга ашырыла, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Муниципаль районнарда Халыклар дуслыгы йортлары ачыла. Бүгенгә шундый 6 йорт ачылды. "Без киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез", - дип ышандырды парламент җитәкчесе.
Чистай муниципаль районының дәүләт милли сәясәт концепциясен чынга ашыру турында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов сөйләде.
Татарстан Халыклар ассамблеясенең иң мөһим юнәлешләренең берсе - Татарстанда миграция вазгыятен көйләүдә катнашу. Татарстан - элеккечә мигрантлар өчен Россиянең иң җәлеп итүчән төбәкләренең берсе булып кала. Биредә һәр өченче кеше эш табарга өметләнә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында безнең республика теркәлгән чит ил гражданнары буенча икенче урынны били. Бирегә күп гражданнар даими яшәү өчен килә", - дип ассызыклады Россия Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Фаршат Шакиров. Бу вазгыятьнең уңай яклары булуга карамастан, ул Татарстанда этникара вазгыятьне тотрыклы итү буенча өстәмә көч таләп итә.
"Без хокук саклау органнары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдык, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - милләтара низагны кисәтү җиңелрәк. Көн саен системалы эш алып бару зарур. Бу проблеманы хәл итүнең башка юлы юк".
"Милләтара татулыкка һәм килешүгә, иминлеккә ирешү идарә итү карарларына бәйле, - дип сөйләде парламент иҗтәкчесе, - аналитик эш алып бару бу чылбырда беренчел звено булып тора. Мигрантларны Татарстан тормышына адаптацияләүнең өстәмә формаларын табарга кирәк. Беренчедән, телне һәм безнең законнарны белүгә басым ясау, икенчедән - республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру".
Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20