Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2015

Чистайның район китапханәсе яңа дини китапларга байытыла

 Бүген Чистай шәһәренең София Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы рәвештә район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә кыйммәтле китаплар тапшырыла.

2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде, бу исә бай рухи мирасыбызны үстерергә һәм популярлаштырырга, милли-мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә яңа мөмкинлекләр бирә. Әлеге юнәлештә китапханәләрнең дә өлеше бик зур, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Аерым алганда, Чистай районы китапханә фондын дини китаплар белән тулыландыру миссиясен Татарстан Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге үз өстенә алган. Хәзерге вакытта районда 7 православие һәм 24 мөселман мәхәлләсе эшли.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20