Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2015

Чит ил товарына алмаш эзләгәндә...

Чит ил товарына алмаш эзләгәндә...

Чит ил товарларын үзебезнекенә алыштыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу максаттан республиканың авыл хуҗалыгы тармагы берникадәр үзгәреш кичерде инде. Белгечләр чит ил товарларына алмаш булдыру эше башлана гына әле, дип ассызыклый.


Чыннан да, илдәге катлаулы социаль-икътисади вәзгыять Татарстан җитештерүчеләренә яңа таләпләр куйды. Чит ил товарларына бәйлелектән “котылу” - аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Хәер, әлеге вәзгыять республика җитештерүчеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачты дисәк, дөресрәк булыр, мөгаен. Ник дигәндә, бу – Татарстан товарларын Россиягә һәм чит илләргә таныту өчен бик тә уңайлы форсат.

Шунысы мөһим: республика бу өлкәдә актив эшчәнлек башлап җибәрде инде. Бу эшне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре контрольдә тота. Бактың исә, чит ил товарларын үзебезнекенә алыштыру максатыннан чәчү кампаниясенә дә берникадәр үзгәрешләр кертергә туры килгән икән.

- Без быел рапска игътибарны көчәйттек. Бу юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, рапс аксымга бай культура. Анда аксым күләме гадәти культуралар белән чагыштырганда ике-өч мәртәбәгә артыграк. Моңа кадәр аксым препаратларының өстәмә азык сыйфатында чит илләрдән кертелүен исәпкә алсак, бу - чит ил товарларыннан “качу”да берникадәр роль уйнарга тиеш дип уйлыйбыз. Икенчедән, быел кукуруз мәйданнары да арттырылды. Ул энергетик азык булып тора һәм терлекләрнең продукция бирүчәнлеген күтәрүдә зур роль уйный. Моңа кадәр ул шактый зур күләмдә читтән кертелә иде, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Гади чәчәк кенә димә...

Әлеге культураларның мәйданнарын арттыру Татарстан халкы өчен әллә ни зур яңалык булмаса, кайбер районнарда зур мәйданнарда люпин чәчәге үстерә башлау күпләрне шаккатырган. Бактың исә, бу – бакчада матур булып үсеп утыра торган чәчәк кенә түгел, ә сояны алыштырырга сәләтле бик файдалы культура да икән. Мәсәлән, Сарман районында быел аны 1040 гектарда чәчкәннәр.

- Моңа кадәр “Челны-Бройлер” комплексына сояны чит илдән алып кайта торган булганнар. Быел исә үзебезнең районда 1 мең гектардан артык мәйданда люпин чәчтек. Бу культура “Челны-Бройлер” кошларын тиешле күләмдә аксым белән тәэмин итәргә тиеш. Әлбәттә, соя белән чагыштырганда, люпин составында аксым бераз кимрәк. Шулай булуга да карамастан, ул сояны тулысынча алыштыра ала, - диде Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Илнур Салихов.

Иң мөһиме, әлеге культура безнең һава шартларына яхшы яраклаша икән. Көзен басулардан 15-20 центнер уңыш җыеп алырга ниятлиләр.

- Люпинның үзенчәлекле яклары да юк түгел, билгеле. Безгә аны узган ел чөгендер утыртылган басуларга чәчәргә тәкъдим иткәннәр иде. Без исә чөгендер генә түгел, язгы бодайдан соң калган кырларга да чәчтек. Нәтиҗәсе көзен күренәчәк инде. Люпинның тагын бер өстенлекле ягы: ул һавадагы азотны үзләштерә. Бу шулай ук бик яхшы күренеш, - дип дәвам итте сүзен белгеч.

Генетик материал һәм аминокислоталар үзебезнеке булачак

Чит ил товарларын үзебезнекенә алыштыру турында сөйләгәндә нәсел үзәкләре булдыру турында да онытырга ярамый. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу – республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

- Бу, беренче чиратта, мөгезле эре терлек, дуңгызчылык һәм кошчылык тармакларына кагыла. “Челны-Бройлер” компаниясендә дә, “Кама Беконы”нда да селекция-генетика үзәкләре төзү күздә тотыла. Болар – импортны алыштыруда иң кирәкле гамәлләр, чөнки моңа кадәр барлык генетик материал чит илдән кертелә иде, - дип ассызыклады министр.

Чыннан да, Татарстанда нәсел үзәкләре булдыруның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та әледән-әле ассызыклап тора.

- Республика чит илләрдәге технологияләр һәм селекция уңышларына тулысынча бәйле. Инкубация өчен йомырка мәсьәләсендә хәлләр бөтенләй мөшкел. Шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз орлыклары да тулысынча чит илләрдән кертелә, - дип белдергән иде Татарстан лидеры киңәшмәләрнең берсендә.

Тагын бер яңалык – тиздән “Алабуга” махсус икътисади зонасында бөртекле ашлыкны тирәнтен эшкәртү технологиясе буенча махсус завод төзелергә мөмкин.

- Анда чит илдән кертелә торган төрле аминокислоталар һәм башка шундый катнашмалар ясалачак. Бу – Татарстан өчен шулай ук бик мөһим проект, - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтов.

Җиләк үстерергә теләүчеләр арта

Хәтерләсәгез, чит ил товарларын үзебезнекенә алыштыру турында сөйләгәндә, республикада яшелчә, бигрәк тә җиләк-җимешкә ихтыяҗның зур булуы турында искәртәләр иде. Хәзерге вакытта бу өлкәдә дә шактый алга китеш сизелә. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Олы Җәке авылындагы “Ягодная долина” крестьян-фермер хуҗалыгын гына алыйк. Бүгенге көндә биредә 45 тонна җиләк продукциясе җитештерелә. Хуҗалык республика халкы ихтыяҗын 5-10 процентка канәгатьләндерә дигән сүз бу.

Шунысы мөһим: алар җиләкне үзләре генә үстереп калмый, ә башка фермерларга да ярдәм итә. Мәсәлән, 2014 елда җиләк үстерү технологияләрен 7 хуҗалыкка өйрәтсәләр, агымдагы елда 17 хуҗалык бу технологияне үзләштеререгә теләк белдереп мөрәҗәгать иткән инде.

- Хәзер безнең төп максат – республиканың җиләк кластерын барлыкка китерү. Бу безгә җиләк үстерү белән шөгыльләнә торган фермерларны берләштерергә ярдәм итәчәк. Аларны үзара бер оешмага туплау республикада җиләк-җимешкә булган ихтыяҗны капларга мөмкинлек бирәчәк, - диде әлеге компаниянең менеджеры Ирина Макарова.

Бу – шактый мөһим юнәлеш, чөнки республиканың үзендә үстерелгән җиләк-җимеш читтән кертелгәненә караганда күпкә арзанрак булачак.

Татарстан Россиянең “яшелчә төбәге”нә әверелерме?

Татарстанда яшелчә җитештерү өлкәсе дә тиздән зур үсеш кичерергә мөмкин. Якын киләчәктә республикада яшелчә үстерелә торган теплицалар санын 1000 гектарга арттырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта Татарстанда аның 50 гектар гына булуын исәпкә алсак, бу – бик зур сан.

- Әлеге проектны Татарстанга Төркиянең “Дизайн Групп»  компаниясе тәкъдим итте. Төрек инвесторлары авыл хуҗалыгы белән бәйле махсус икътисади зона булдырып, бирегә килеп эшләргә әзер. Моның өчен барча тиешле инфраструктураның да булуы шарт, әлбәттә, - диде Марат Әхмәтов.

Әлеге проектның якынча бәясе 1 миллиард доллар тәшкил итәчәк. Әлбәттә, бу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Проект 7 елга исәпләнгән һәм этаплап тормышка ашырылачак. Теплицалар мәйданын да акрынлап арттыру күздә тотыла.

- Теплицалар белән бәйле эшчәнлек турында сөйләргә ашыкмас идем... әле килеп эшли башламадылар. Сөйләшүләрнең нәтиҗәсен вакыт күрсәтер, - дип ассызыклады министр.

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе:

Хәзерге вакытта Татарстанда чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру буенча актив эшчәнлек бара. Бу бер көн, бер айда гына ирешеп була торган бурыч түгел – аны тормышка ашыру өстендә көне-төне эшләргә кирәк. Быелгы нәтиҗәләрне исә көз көне күрәчәкбез. Төп алга китеш – җиләк үстерүгә бәйле дип саныйм. Хәзер без җиләк белән үзебезне тулысынча тәэмин итә алырлык дәрәҗәгә күтәреләбез. Төп максатыбыз – үзебездә җитештерелгән продукцияне кибет киштәләренә керерлек итеп эшкәртү һәм капларга тутыру. Кибетләрдә үзебезнең продукцияне көннән-көн күбрәк күрәбез икән, димәк чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру эшчәнлеге уңышлы тормышка ашырыла дигән сүз. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Аларның иң зурысы – терлекчелек буенча читтән кайтарыла торган генетик материалдан баш тарту дип саныйм. Бу өлкәдә актив эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасы тармагында да эшлисе эшләр бар әле. Аларны үзебездә җитештерә башлау сорала. Тик бу чит ил технологияләрен кулланудан баш тарту мөһим дигән сүз түгел. Алардан тиешенчә файдалану зарур.

Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары:

Татарстан икътисады күпкырлы. Шуңа күрә чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру эшчәнлеге һәр тармакта бертөрле бара дип әйтеп булмый. Кайсыбер өлкәләрдә бу эшнең нәтиҗәсен күрү өчен еллар буе эшләргә кирәк. Мәсәлән, машина төзелеше, вертолетлар өчен двигательләр эшләү өлкәсе шундыйлардан. Хәер, бу өлкәдә дә актив эшчәнлек бара һәм алга китеш турында хәзердән үк сөйләргә мөмкин. Азык-төлек тармагына килгәндә, импорттан баш тартуда “Просто молоко” компаниясе аеруча мөһим эш күрсәтте. Хәзерге вакытта алар каты сырлар җитештерү буенча шактый гына уңышлы эшлиләр. Бу өлкәнең, гомумән, Россия өчен “йомшак звено” булуын исәпкә алсак, әлеге эшчәнлекнең шактый зур әһәмияткә ия булуын күрәбез. Шунысын онытырга ярамый: безнең төп максат – изоляцияләнеп, барысын да үзебез эшли башлау түгел, ә эш урыннарын арттыру, югары технологияләрне үзебездә җәелдерү. Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге чит ил компанияләре белән элемтәләрне өзми генә түгел, ә аларны ныгыту өстендә дә актив эшли һәм бу бик дөрес карар, дип саныйм. Бергә эшләргә кирәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20