Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Чүпрәледә "Тоннель" вакытында 15 шоферга беркетмә төзелгән

Соңгы вакытта юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферлар белән көрәшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру һәм «тәртипсез» автотранспортчыларны ачыклау максатыннан, Чүпрәле автоинспекция бүлеге хезмәткәрләре «Тоннель» дип аталган махсус операция үткәрә башлады. Узган атнаның шимбәсендә аны өченче мәртәбә үткәрделәр, дип яза район газетасы.

-Рейд вакытында барлык автомобильләргә һәм, шулай ук, юллар аша чыгучы җәяүлеләргә дә игътибар итәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы кагыйдәләрне төгәл үтәсә фаҗигаләр булыр идеме? Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр, куркынычсызлык каешын такмаучылар махсус игътибарда булачак, — ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәләр. Исегезгә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымнан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Эчкән килеш икенче мәртәбә эләгүчеләргә исә җинаять җаваплылыгы яный. Ул көнне автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, төрле административ хокук бозулар өчен штрафларын түләми йөрүче шоферларны ачыкладылар. Нәтиҗәдә кичке сигезенче яртыдан тугыз сәгатькә кадәр 15 шоферга беркетмә төзелде. ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайлов сүзләренә караганда, мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин