Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Чүпрәледә яңа административ бина ачылды

Чүпрәленең Шланга авылында җирле советның административ пункты ачылды. Әлеге биналар «Авыл җирлекләренең административ биналарын төзү һәм төзекләндерү» республика программасы нигезендә төзелә, дип яза җирле басма.

Соңгы елларда яңа сафка баскан мәдәният йортлары, ФАПлар, полиция участковые бинасы, һ.б, республикада, шул исәптән районбызда авылларның йөзе үзгәрү, социаль-көнкүреш объектларының яңа сулыш алуы, нәтиҗәдә авыл халкының яшәү шартлары яхшыруын, гомумән социаль программаларның уңышлы тормышка ашырылуын дәлилли.

2017 елның 30 августы Шланга авылы тарихында матур бер сәхифә буларак урын алачак. Авыл уртасында тиз арада гына мәһабәт бина калкып чыкты. Бинаны ачу биредә зур бәйрәм төсен алды. Шлангалылар аны Чәчәк бәйрәме буларак та билгеләп үтте.

Тантанада катнашучыларны, әлбәттә, район башлыгы Александр Шадриков шәхсән кайнар котлады.

-Республикада гамәлгә ашырылучы 30дан артык программаларның берсе-административ биналарны төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Бу да үз чиратында авыл халкының гозере, теләкләре, фиекрләре булган очракта, авыл уртасында уңайлы, кул сузымында гына булган бинага килеп җиткерүне күздә тота. Чөнки халык телендә элек-электән авыл Советы дип йөртелә торган бина — ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны. Рәхим итеп, файдасын күрегез,-диде Александр Шадриков.

Шланга авыл җирлеге бу көн икеләтә тананалы булды. Яңа биналы булу белән республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча җирлеккә яңа автомобиль дә тапшырылды. Бәйрәм тантанасы авыл халкы тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре, изге теләкләр, җыр-моң белән дәвам итте, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин