Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

“Чёрное озеро” фильмнар циклының премьерасы көтелә

Язның соңгы көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы “Чёрное озеро” криминаль фильмнар циклының яңа серия премьерасын тәкъдим итә. Фильмның тарихы реаль вакыйгаларга корыла һәм үзәктә, “Чёрное озеро” циклына хас булганча, криминаль вакыйга ята.

Фильмның исеме “Такси в никуда” дип атала. Кыскача эчтәлеге мондыйрак: “Казан шәһәрендә яшәүче Ольга Шамышева 2013 нче елның 27 нче сентябреннән 28 нче сентябренә каршы төндә юкка чыга. Яшь хатын-кызның югалуы зур шау-шу китереп чыгара. Ольганы эзләргә дистәләп кешеләр чыга. Эзләнү нәтиҗәләрен бар шәһәр көтә. Могҗиза булмый кала. Яшь хатын-кызның мәетен сәнәгать зонасында табалар. Көләч һәм ягымлы сәүдә-кулинар лицее укытучысына кем начарлык теләгән?” Фильмның тулы эчтәлеген “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалыннан карап белә аласыз.

“Чёрное озеро” криминаль фильмнар циклының чираттагы сериясен чәршәмбе, 31 нче май, 21:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20