Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Чәршәмбе “Ак Барс” һәм “Автомобилист” уеныннан турыдан-туры трансляция күрсәтелә

Чәршәмбе, 6 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы турыдан-туры трансляциядә «Ак Барс» һәм Екатеринбургның «Автомобилист» командалары арасындагы КХЛ чемпионатының чираттагы уенын күрсәтә. Трансляция Екатеринбург шәһәреннән алып барыла.

Ике команда бер-берсе арасында барлыгы 27 у.е.н үткәргәннәр. Шул уеннар арасыннан 19 очрашу «Ак Барс» файдасына тәмамланса, 8 у.е.нда җиңүне Урал хоккейчылары бәйрәм иткән. Керткән алкалар исәбе Казан командасы файдасына 81 — 57. Искәртеп узыйк, бүгенге көндә «Автомобилист» клубын Казан командасына беренче чемпионлык исемен китергән тренер Владимир Крикунов җитәкли.

Кызыклы уеннан турыдан-туры трансляция 17:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин