Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Чәршәмбе “Яңа Гасыр” әйлән-бәйлән каравон уйный

Чәршәмбе, 28 нче июнь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Каравай” документаль фильмы күрсәтелә. Төрле традицияләргә корылган уен-көлке бәйрәмен карамыйча калмагыз.

Фильмның авторы  “Яңа Гасыр” телеканалының әдәби һәм музыкаль тапшырулар баш редакциясе җитәкчесе Зөлфия Әсәдуллина. “Каравай” документаль фильмының нигезендә рус халкының популяр һәм танылган “Каравон” бәйрәме ята. Республика фольклор фестивале масштабын алган зур бәйрәм быел да күптән күнегелгән гадәт буенча 21 нче май көнне Лаеш районының Никольское авылында узды.

Каравон — тарихи Казан губерниясе Казан өязенең рус авылларында зур бәйрәмнәрдә генә уйналган үзенчәлекле “үрдәк атлаулы” әйлән-бәйлән уены. Фольклор уенының башка җирлекләрдә уйналуы да ихтимал, ләкин тарихта аның башка төбәкләрдә “корогод” яки “коровод” дип атап йөртелүе билгеле. Зур фольклор бәйрәм турында күбрәк мәгълүматны чәршәмбе көнне “Каравай” фильмын карап белерсез.

Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Каравай” документаль фильмын чәршәмбе, 28 нче июнь, 13:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»