Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.10.2017

Чын вегетарианнар белән “Манзара” әңгәмә оештыра

Чәршәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы Халыкара вегетарианнар көнен билгеләп уза. Шул уңайдан студиягә зур тәҗрибәгә ия чын вегетарианнар чакырылган.

Вегетарианлыкка бәйле билгеле көннәр берәү генә түгел. Бер ай элек кенә - октябрь аеның тәүге көнендә Халыкара вегетарианлык көне билгеләнсә, ноябрьнең берендә Халыкара вегетарианнар яки веганнар көне үткәрелә. Вегетарианнарны тулы сәнгать вәкиле дияргә була, шуңа күрә «Манзара» тапшыруы студиясенә сәнгатьнең бу төре турында тулырак аңлатма бирергә җырчы Сәнифә Рангулова килә.

Беренче ноябрьдә татар халкының даһи композиторы Сара Садыйкова туган көн. Тапшыру мондый билгеле көнне читләтеп уза алмый, билгеле. Татар җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән иҗатчыны «Манзара» тапшыруында композитор Риф Гатауллин белән искә алалар.

Гадәттәгечә, «Манзара» иртәнге тапшыруы «Болгар радиосы"ның «Алтын йолдыз» V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы турында сөйләшүне дәвам итә. Премиянең чираттагы лауреаты премиянең әһәмияте һәм милли яңалыгы турында сүз кузгата.

Иртәнге «Манзара» тапшыруын чәршәмбе, 1 нче ноябрь, «Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!