Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
09.04.2019

ЯҢАЧА ТНВ: Цифрлы телевидениягә күчеп, "аналог"ны ничек югалтмаска? Җавапны бергә эзлибез

2019 елда Россия цифрлы телевидениягә күчә. Ничек тамашачыга яңа форматка күчеп, үзенең яраткан каналларын югалтмаска? «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белгечләре аңлата.

3 июнь — әлеге көннән Татарстанда аналог телевидения системасыннан баш тартачаклар. «ТНВ-Татарстан» каланың аналог системасы үз эшен дәвам итәчәк. Эфирларда ничек буталмаска, яраткан телеканалларны югалтмаска? Җавап эзләп карыйк.
Цифрлы телевидениены ничек кушарга? Шул ук вакытта инде гадәткә кергән телеканалларны ничек карарга? «Яңа Гасыр» җавап бирә!
Приставка дип аталган җайланмаларны кемгә сатып алу кирәк?

Иң беренче эш итеп әлеге җайланманың сезгә кирәк яисә кирәк булмавын ачыклыйк.
Телевизор цифрлы телевидениены төрле җайланмаларсыз да кабул итә ала. Эш сигналның форматында. Әгәр дә сезнең телевизорыгыз DVB-T2 форматында эшли алса, җайланма алу кирәк түгел. 3−5 ел элек чыгарылган телевизорлар гадәттә әлеге форматта эшли.

Әгәр дә телевизор 2012 елга кадәр алынса, аның цифрлы телевидение белән җайланмасыз эшләмәскә мөмкин. Ничек тикшерергә? Федераль каналларның берсен кушыгыз. Логотип янында А хәрефе булса, димәк, телевизор аналог форматы белән генә эшли ала.

Цифрлы телевиденияне тоташтыру өчен нәрсә кирәк?

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең техник директоры, үсеш буенча генераль директор урынбасары Владимир Матвеев әйтеп үткәнчә, яңа телевизорларга дециметрлы телелента гына кирәк булачак. Әгәр дә биштән артык телеканал карый аласыз икән, димәк, сезнең телелентагыз туры килә. 90 нчы елларда урнаштырылган антенаны алмаштырырга кирәк.
Иске һәм аналог системасында эшләгән теливизорларга өстәмә DVB-T2 стандарты белән эшләүче приставка алырга кирәк булачак. Киңәш: телевизордагы билгене тикшерегез. Әгәр дә DVB-T2 билгесе бар икән, өстәмә җайланма алу кирәкми.
Цифрлы сигнал ялгычы ярдәмендә цифрлы телеканалларны карарга мөмкин булачак. Һәр телевизор өчен аерым ялгыч кирәк!
Кулланылышта булган җайланма сатып алырга киңәш итмибез. Техника магазиннарыннан яңа ялгыч алырга кирәк. Мошенникларга ышанып, ялгыша күрмәгез.

Цифрлы телевиденияны ничек тоташтырырга?

Цифрлы телевидение куштырыр өчен, антенна һәм приставка кирәк.

  1. Дециметрлы антеннаны тоташтырыгыз. Аның өчен телевизорны сүндерү сорала. Икенче эш итеп, турыдан-туры телевизорга тоташкан антенналы кабельне цифрлы приставкага тоташтырырга кирәк.
  2. Приставканы эшләтәтүнең ике ысулы бар. Телевизорга видеомагнитофон кушкан чакларны хәтерлисезме? Әлеге ысул да эшли. HDMI аша яисә «тюльпан» дип аталган төрле төсле кабель аша тоташтырабыз. Әгәр дә HDMI булса, аның аша тоташтыру отышлырак.

«Тюльпан» аша тоташтыру өчен кабельнең өчесен дә, ягъни AUDIO (L и R) и VIDEO тоташтырабыз.

Киңәш: кабель белән тоташтыру урынының төсләре бер булырга тиеш.

  1. Телевизорны кушабыз. Сингалны сайлыйбыз да каналларны эзләүгә керешәбез.

Әзер! Россиядә 20 канал бушлай күрсәтеләчәк.

Яңача ТНВ?

2012 елга кадәр сатып аланган телевизорларны өстәмә җайланма ярдәмендә кушкач, сораулар барлыкка килергә мөмкин: цифрлы федераль каналлар барлыкка килүен килде, ләкин мин карарга теләгән каналларны кайдан табарга?

ТНВ каналының телепроектлары белән хушлашмас өчен, газиз телебездә яңалыклардан беренчеләрдән булып хәбәрдар булыр өчен, компьюьтерны дөрес итеп эшләтеп җибәрү генә кирәк. «Цифраны» да, «аналогны» да бер үк вакытта карарга була! Тулырак аңлатып үтик.

Владимир Матвеев аңлатып үткәнчә, яңа цифрлы телевизор аналог белән дә, цифр белән дә эшли ала.

Ялгычыгыз иске булганга күрә, сез «приставка» сатып алгансыз икән, федераль цифрлы каналларны да, яраткан аналогны да карар өчен, без сезгә ике ысул тәкъдим итәбез.

Антенналы икеләткеч. Әлеге ысулны куллансагыз, кабель «приставка"га тоташтырыла. Аннан соң кабельнең икенче ягын антеннага тоташтырабыз. Әзер! Телевизорыгыз ике сигнал буенча да эшличәк. Киңәш: өстәмә җайланма сатып алганда, RF OUT или RF LOOP THROUGH билгеләре булырга тиеш.

Антенналы аергыч. Антенналы аергыч ярдәмендә дә әлеге сорауны чишеп була. Аны «сплиттер» дип атыйлар. Әлеге җайланма аркылы чыбыкның берсен — телевизорга, икенчесен «приставка"га тоташтырырга кирәк. «Приставка"ны сүндергәндә, телевизор аналоглы сигналны «тотып алачак».

Сорауларыгыз калдымы? Сезгә ярдәм итәчәкләр!

Бүген Россия буенча 10 меңнән артык сезгә ярдәм кулы сузарга әзер булучы волонтер эшли.

Казан шәһәрендә волонтерлар саны 160. Аларның төп вазыйфалары — олы яшьтәге кешеләргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм башкаларга ярдәм итү.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин Елки