Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2016

Дагыстан укучылары татар мәдәнияте белән танышты

Дагыстанда "Рус дөньясы мәдәниятенең күптөрлелеге" яшьләр интерактив проектының фестиваль көннәре тәмамланды.

Фестивальгә Татарстан, Удмуртия, Хакасия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шудлай ук Эстония һәм Казахстан делегацияләре дә чакырылган.Фестиваль чаралары ел саен Дагыстанның төрле торак пунктларында үткәрелә.

Дүрт делегация балалар белән "География белән сәяхәт тарихы" уенында республикалар белән таныштырды. Башка дүрт мәйданчыкта "Россиянең алтын куллары" декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәләре презентациясе узган.

"Татар осталары күргәзмәсендә узган гасыр башында эшләнгән бизәкле чигү - кул белән чигелгән танылган "Казан сөлгесе", хәзерге заман җитештерүчеләреннән кульяулык һәм ашъяулыклар тәкъдим ителде. Бүген аларны татар осталарының борынгы традицияләре буенча Татарстанның Әлки комбинаты чыгара. Шулай ук мин балаларга тамбур чигүе, татар бизәкләре, милли киемнәр, гаилә гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләдем һәм чигелгән түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, алтын һәм көмеш җепләр белән чигелгән сумкалар күрсәттем. Балалар татар осталары иҗатына кагылышлы биремнәр үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр" - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә фестивальдә Татарстаннан бердәнбер катнашучы Яшел Үзәннең 1 нче мәктәбе китапханәчесе Марина Балякина.

Делегация Дагыстан укучылары алдында "Мин яратам сине, Россия!" әдәби-музыкаль тамаша белән дә чыгыш ясады. Шигъри формада һәркем үз республикасын тәкъдим итте, милли тел белән таныштырды, халык җырларын башкарды.

Искәртеп үтик: фестиваль "Русский мир" фонды ярдәме белән Рәсүл Гамзатов исемендәге Хасавюртовск үзәк шәһәр китапханәсе инициативасы белән үткәрелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20