Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2018

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе була

Меңьелллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабан туе Дагыстанда беренче тапкыр оештырыла. Махачкалада 23 июньдә булачак бәйрәм турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.

Сабан туенда татар милли бәйгеләре, концертлар, көрәш булачак.

Оештыручылар белдергәнчә, Махачкалага бу көннәрдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин