Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Даһи татар режиссеры хакында телеочерк экраннарга чыга

Шимбә, 7 нче октябрь, “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклында күренекле татар режиссеры Празат Исәнбәт турында махсус телеочерк күрсәтелә. Празат Исәнбәт татар режиссерлык мәктәбен булдырган һәм зур хезмәт кую дәверендә йөзгә якын татар пьесаларын сәхнәгә куйган билгеле шәхес.

Празат Исәнбәт 1927 нче елның 9 нчы октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә дөньяга килә. 1944-1949 нчы елларда Мәскәү театр институтында актерлык осталыгы һәм режиссерлык факультетларында белем ала. 1965-1998 нче елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. Бу вазыйфасында ул җитмештән артык татар, рус һәм күренекле чит ил драматургларының даһи әсәрләрен сәхнәгә куя: Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме Фигейредоның “Эзоп”, Жан-Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар”, Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” сәхнә әсәрләре, Галиәсгар Камалның “Банкрот” һәм “Бәхетсез егет” мисаллары, Фәтхи Бурнашның Таһир-Зөһрә” һәм “Яшь йөрәкләр” татар классик драматургия үрнәкләре, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасы һ.б. Шундый зур күләмле сәхнә әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдырды.

1958-61 нче елларда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә, ә 1983-86 нчы елларда Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Укучылары арасында Ирек Баһманов, Мансур Шиһапов һәм Наилә Гәрәева кебек танылган шәхесләр бик күп. Гомеренең соңгы елларында режиссер Гаяз Исхакыйның күп әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнә. Алар арасында «Зөләйха» трагедиясе белән «Җан Баевич» комедияләре дә бар. Празат Исәнбәт 2001 нче елның 15 нче декабрендә вафат була.

Күренекле татар режиссеры Празат Исәнбәт турында “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклының махсус телеочеркын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 7 нче октябрь көнне 16:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»