Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

"Дакар-2015" раллиенда җиңгән "КАМАЗ-Мастер" командасы Россиягә әйләнеп кайта

 Чаллыда "Дакар-2015" раллиенда җиңгән "КАМАЗ-Мастер" командасын каршы алырга әзерләнәләр.

Иртәгә "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" халыкара раллиенда катнашканнан соң, Россиягә әйләнеп кайта. Йөк автомобильләре зачетында  мактау пьедесталын тулысынча биләгән ралли җиңүчеләре башта "Домодедово" аэропортына кайта, анда команданы каршы алу була. Ул залның үзәгендә, мәгълүматлар өстәле каршында 16.00дә башлана.

Татарстанда команданы традиция буенча "Бигеш" аэропортында каршы алалар, самолет 23.15тә төшә. Спортчыларны күп санлы җанатарлар, туганнары һәм якыннары, шәһәр һәм "КАМАЗ" предприятиесе җитәчеләре каршы алачак.

Искәртеп узабыз: "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажлары "Дакар-2015" раллиенда беречне өч урыны биләде, бу татарстанлыларның әлеге марафонда 13нче җиңүе. Команда җитәкчесе Владимир Чагин сүзләренчә, бурыч үтәлгән. Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов экипажлары йөк автомобильләре категориясендә мактау пьедесталын тулысынча биләде. Дмитрий Сотников экипажының бишенче урыны Россия йөк машиналарының дәрәҗәле халыкара раллидагы өстенлеген тагын да ныгытты.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20