Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Данил Гыйниятов: «Кәмит Җәвит» – күптәннән уемда йөрткән тапшыру»

Тиздән “Яңа Гасыр” телеканалында «Кәмит Җәвит» дип исемләнгән өр-яңа юмористик музыкаль тапшыру экраннарга чыга. Тапшыру нәрсә турында була? Җәвит Шакиров бу юлы ничек көлдерергә уйлый? Башка юмористик тапшырулардан «Кәмит Җәвит» нәрсәсе белән яхшырак? Бу һәм башка кызыклы сорауларга проектның авторы, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары – баш мөхәррире Данил Шамил улы Гыйниятов җавап бирде.

- Иң элек, тамашачыларны яңа юмористик тапшыру белән таныштыру мөһим. «Кәмит Җәвит» тапшыруы нидән гыйбарәт?

- Бу тапшыруның формасы – юмористик-музыкаль күңел ачу программасы. Татар халкында элек-электән капка төбендә җыелышып утыру гадәте бар. Без тапшыруның нигезе итеп шушы форманы алабыз. Капка төбендә кызыклы мәзәкләр сөйләгәннәр, дөнья хәлләре белән уртаклашканнар, төрле уеннар уйнаганнар, хәтта җырлаганнар һәм биегәннәр дә. Болар барысы да яңа тапшыруда чагылыш табачак. Алар, үз чиратында, төрле сәхифәләр белән үрелеп бара. Без аларны бүлдек. Мисал өчен, дөнья хәлләре сәхифәсе “Дөнья түгәрәк” дип атала, мәзәк-анекдотлар сәхифәсе – “Әз-мәз мәзәк”, заманча форматта You Tube, Instagram һәм башка социаль челтәрләр битендә татарлар белән булган кызыклы язмаларны шәрехләгән сәхифә – “Абау”. Бүгенге көндә безнең гәҗит битләрен төрле эчтәлектәге игъланнар басып алды. Кемдер нәрсәдер сатып ала яки тәкъдим итә. Шушы игъланнарның кайберләре шулкадәр кызыклы, алар үзләре бер мәзәк сыман яңгырый. Ул игъланнарны без укып, студиядәге кунаклар аларга үз кызыклы фикерләрен җиткерәләр. Тагын бер сәхифә ул – “Төпсез сандык”. Без сандыкка ниндидер бер предмет салабыз. Предмет халкыбыз тарихы белән бәйле борынгы җиһаз да, заманча яңалык та була ала. Бу “кара тартма” ролен үти торган сандык. Сандык капка төбенә алып чыгарыла һәм алып баручы акрынлап, төрле-төрле сораулар белән кунакларга предметны тәкъдим итә. Соңгылары, үз чиратында, сандык эчендә нәрсә яшерелгәнен белергә тиеш. Алып баручы предметка бәйле төрле адаштыргыч сораулар бирә. Мисал өчен, сандыкта утын агачы яшерелсә, алып баручы аны “предметны урманда табарга мөмкин, ул төрле сорттан була ала” дип аңлата. Кем беренче җавап бирә, шул иң тапкыры булып чыга. “Кара кашлы такмаклар” сәхифәсендә кунаклар “Кара каш” көенә төрле такмаклар җырлыйлар. “Музыкаль бүләк” сәхифәсендә сәнгать әһелләре, төрле музыкантлар һәм җырчылар чыгыш ясый. Монда яңа җырларны яңгыратырга мөмкин, яңа музыкаль әсәрләрне башкару мөмкинлеге бар. Безнең тапшыруда оста һәм кулыннан килә торган музыкантлар да булачак. Курайда уйныймы ул, кубыздамы, барабаннардамы – барысын шушы сәхифәдә күреп була. Тапшыруны без импровизациягә корабыз. Әйтик, тапшыруның сәхифәләре һәм аларның исемнәре бар, без аларга күпмедер дәрәҗәдә эчтәлекне һәм кирәкле материалны гына салабыз. Шул ук вакытта, алып баручының осталыгы ярдәмендә, тапшыруны яздыру барышында алдан планлаштырылмаган кызыклы хәлләр килеп чыгарга тиеш. Тапшыруга чакырылган кунаклар алып баручының сүзләренә һәм темасына ияреп, очып барган теманы тотып алган халәттә, үз фикерләрен әйтеп бирергә тиеш булалар. Кунаклардан җор телле булу белән бергә, вакытында юморны эләктереп алып, үстереп җибәрү сыйфаты таләп ителә. Тапшыру студиясендә 30-40 тамашачы утыра. Бу ток-шоу һәм җанлы концерт форматында эшләнелә, әмма студиядә бара.

- Татар халкы гомер-гомергә юмор һәм милли музыканы беренче урынга куя һәм бик ярата. Танылган алып баручы белән юмористик тапшыру тудыру уе әлеге үзлекне исәпкә алып барлыкка килдеме?

- Беләсезме, тапшыруны булдыру уе миндә күптәннән йөри иде. Безнең телеканалда бүгенге көндә музыкаль программалар күп, ләкин юмористик программалар, дөресен генә әйткәндә, бераз кимеде. Татар юморын башка форматта күрсәтү теләге туды. Әлбәттә, безнең тапшыруда моңа кадәр беркайдада күренмәгән яңалык юк, чөнки бүген велосипед уйлап табарга кирәкми, ә бары тик булган материалны тамашачыга кызыклы итеп бирү мөһим. Һәр тапшыру тамашачыга яңалыгы, үзенең мәзәге белән кызыклы булырга тиеш. Тапшырудан тапшыруга без сәхифәләрне төрләндерергә тырышабыз, чөнки капка төбе форматына тагын бик күп материалны кушарга һәм тупларга мөмкин. Безнең әле идеяләребез күп, 5-6 сәхифә башлангыч кына булып тора. Тапшыру саен бер сәхифәне булса да алыштырып, тамашачыларга яңаларын тәкъдим итеп барабыз. Тапшыруның нигезен, үзгәрешләргә бәйсез рәвештә, юмор һәм музыка тәшкил итә, калганы – импровизация.

- Тапшыруның исеме алып баручының шәхси сыйфатларына нигезләнеп кушылдымы?

- Тапшыруның исеме алып баручыга бәйле түгел. Монда без ике куянны бергә тотарга уйладык. Беренчесе – Җәвитнең юмористик образы һәм аның тамашачылар алдында популярлыгы, икенчесе – авыл капка төбе. Әйткәнемчә, авыл капка төбендә үзенең кыздыручысы-мәзәкчесе була. Бу капка төбенең кыздыручысы һәм мәзәкчесе – Җәвит Шакиров, аның капка төбенә кунаклар җыела.

- Күпләр тапшыруны юморист һәм танылган алып баручы Җәвит Шакировның шәхси проекты дип тә уйларга мөмкин. Чынлыкта эшләр ничек тора?

-  Бу идея миндә күптән яшәп килде һәм  Җәвитне чакырып, аңа тәкъдим иттем. Шундый уй бар, капка төбендә шундый формадагы тапшыру эшләү теләге дидем. Тапшыруны, бер карасаң, “Капка төбе” дип атарга да мөмкин иде, әмма тапшыруның исемен Җәвит белән бәйләү аны тамашачыга сату мөмкинлеген тагын да арттыра. Капка төбе – мин уйлап тапкан бренд түгел, ул – халыкныкы. Җәвитнең образы капка төбендә күбрәк эчтәлек өсти.

- Бу жанрдагы тапшыруны тагын да үстерү мөмкинлеген  карамыйсызмы?

Әгәр дә тапшыру үз тамашачысын табып, популярлык казанып китсә, бездә телевизион версияне алга таба зур сәхнәгә чыгару теләге бар. Күп сораулар финанс мәсьәләсенә барып тоташа. Мисал өчен, “Уральские пельмени” даими рәвештә күп тамашачы каршында сәхнәдә уйныйлар. Мин дә бу тапшыруның киләчәген шундый форматта күрәм.

- “Мунча ташы” юмор театрына көндәш әзерлисез кебек. Көндәшлек татар юморына ярдәмгә килерме?

- Татар юмор сәхнәсендә көндәшлек хасил итү начар булмас иде. “Мунча ташы” театрында бер үк артистлар төрле-төрле темаларны уйный, ә бу тапшыруда төрле-төрле кешеләр бер үк контентта эшли. Монда икесенең дә авырлыгы бар. Аларга һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк, яңадан-яңа темалар табу таләп ителә. “Кәмит Җәвит” тә сәхифәләр күп нәрсәне билгели. Шушы сәхифәләргә артистларны сайлый-сайлый туплыйбыз, чөнки биредә күбрәк импровизация алга чыга.

- Юмористик-музыкаль тапшыруны барлыкка китерүдә телевизион эшчәнлегегезгә кадәр үзегезнең зур сәхнәдә юмористик юнәлештә эшләвегез йогынты ясадымы?

- Күңелдә андый уй булмаса, мин аны чын күңелдән эшли дә алмас идем. Тормышка ашырылып бетмәгән хыяллар әлеге тапшыруда чагылыр дип өметләнәм. Мин бу тапшыруга редактор итеп студент чагыбызда сәхнәдә кыска эчтәлектәге юмор әсәрләрен бергә уйнап йөргән иптәшемне чакырдым. Ул – “Акчарлак” газетасының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев. Алмаз күпсанлы укучыларга балалар язучысы буларак та таныш. Бик җор һәм үткен телле язучы. Ул бүгенге көндә тапшыруның редакторы.

- Тапшыру нинди төр аудитория өчен исәпләнгән?

- Мин тапшыруның аудиториясен чикләмәс идем. Юморны белгән һәм аңлаган кешегә аудиторияне чикләү әһәмиятле түгелдер дип уйлыйм, чөнки без билдән түбән төшмибез һәм экраннан күрсәтелгән барлык юморлар да иләктән иләнгән. Алар итагатьле һәм зыялы. Тапшыруны балалар да, өлкәннәр дә карый ала. Чикләүләр кую бу очракта урынсыз.

- Авыл тематикасына тукталу экраннар каршына шәһәр аудиториясен дә тартырга ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?

- Капка төбе дигәндә, авыл капка төбе образы туа, әмма анда күтәрелгән темалар авыл яңалыгына гына кайтып калмый. Анда дөнья һәм илебез яңалыклары урын ала. Мәзәкләр авылныкы яисә шәһәрнекенә бүленми бит, шуңа күрә тапшыруның эчтәлеге киңкырлы. Ул авыл тамашачысына да, шәһәрнекенә дә кызыклы.

- Федераль телеканалларда “Кәмит Җәвит” юмористик-музыкаль тапшыруының аналоглары бармы?

- Бар, әлбәттә. Югарыда әйтеп узуымча, хәзер бер телеканал да велосипед уйлап тапмый. Эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатлый торган программалар бик күп, алар формаларын гына үзгәртәләр.

- Тапшыруга бәйле планнар грандиоз, ә аларны юмор театры дәрәҗәсенә кадәр үстерүгә нинди сәбәпләр комачаулый?

- Юмор театры – бик җитди эш. Беренче чиратта, мондый сораулар финанс мәсьәләсенә кайтып кала. Әйтик, тапшыруда эшләгән кешеләргә тормышларын алып барырлык хезмәт хакы түли алсак, алар көне-төне шушы программа өстендә генә эшләрләр иде.  Бу очракта театр эшләп була, әмма бүген тапшыруда эшләүчеләрнең үз тормыш итү рәвеше. Җәвит концерт-гастрольләре белән мәшгуль, редактор Алмаз Гыймадиевнең төп эше газета чыгару һәм китаплар язу. Алар төп эшләреннән бүген берничек тә аерылып китә алмыйлар. Аның өчен тулы бер хуҗалык  кирәк, программа өстендә тулы бер компания эшләргә тиеш. Юмор ул – валюта.  Аны эшләү бик катлаулы.

- “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларына “Кәмит Җәвит” тапшыруы белән бергә нинди файда килә?

- Беренчедән, тапшыру уңай  энергия алып килә,  бу – иң мөһиме. Күтәренке кәеф һәм күтәренке күңел булдыру максат. Икенчедән, халкыбызның элек-электән килгән гореф-гадәтләрен күрсәтү. Фольклор, җыр-биюләр, төрле уеннар урын табачак. Өченчедән, без тамашачыларның үзләрен дә студиягә чакырабыз. Катнашырга теләүчеләр гариза бирә алалар. Тапшыруыбызда кунаклар кызыклы видеоязмалары белән уртаклаша ала.

P.S. Тапшыруда катнашырга теләүчеләр (843) 570-50-16 телефон номеры буенча шалтыратып, тапшыру редакциясенә үз гаризаларын калдыра алалар. 



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин