Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2019

Данир Сабиров башкорт биюе турындагы пародиягә гафу үтенгән

Пародист һәм юмор остасы Данир Сабиров Башкортстанның халык съезды алдыннан, Башкорт милли биюенә пародия өчен гафу үтенде. Артистның якын арада Уфада башланырга тиешле концертлары күчерелде. Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова башкорт съездында Татарстан җитәкчелегеннән чыгыш ясады һәм Данир Сабиров чыгышларының цензурасын үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Әлбәттә, без бу хакта ишеттек, һәм моңа үз фикеребезне белдерергә телибез. Без һәр халыкның бер-берсен хөрмәт итү принципларына таянабыз, ә башкорт халкы безгә бик якын. Без халык гореф-гадәтләренә кагылышлы мәсьәләләрдә әдәпле булырга кирәк дип саныйбыз, чөнки бу башка халыклар тарафыннан кискен кабул ителергә мөмкин. Билгеле булганча, артист гафу үтенгән, ә без үз чиратыбызда сәнгать өлкәсендә, күршеләребез белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Камал театры Уфа шәһәрендә Мәҗит Гафури театры гастрольләре зур уңыш белән узды. Башкортстан да, Татарстан да халыкларның тыныч яшәү үрнәге булып тора», — диде Галимова.

Шулай ук ул алдагы атнада Башкортстанда Татарстан көннәре булачагын да искә төшерде. Галимова бу халыкларның якынаюына тагын бер этәргеч булыр дип өметләнә.

фото: instagram danir_sabirov87


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс