Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

Данис Зарипов «Ак Барс»ка кайтты

Бүген һөҗүмче Данис Зарипов «Ак Барс» контрактын имзалады. Бүген «Ак Барс» директоры Шамил Хөснетдинов Зарипов белән Казан клубының уртак фикергә килүе бик җиңел генә булмаганлыгын әйтте. Шулай да уртак тел табылган.

Зариповның «Ак Барс» белән контракты ике еллык дигән мәгълүмат бар.

Искәртеп узабыз, Чиләбе егете «Ак Барс"ка 2001 елда килеп, Казанда 2013 елның язына кадәр уйнады. Казан клубында уйнаганда Данис Россия хоккееның йолдызына әверелде. Морозов — Зиновьев — Зарипов өчлеге иң көчлеләрдән саналды. Данис Казанда дөнья чемпионы булып җитеште.
2013 елда Зарипов Магнитогорск «Металлург"ына күчкән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера