Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Декабристлар тарихын совет фильмында күзәтергә мөмкин

Шимбә, 23 нче сентябрь, «Яңа Гасыр» каналы үз тамашачылары хозурына «Звезда пленительного счастья» нәфис фильмын тапшыра. Мөһим тарихи вакыйгаларны сурәтләгән фильм чын мәхәббәтнең нинди булуына аңлатма бирә.

Режиссер Владимир Мотыль тарафыннан төшерелгән фильмның үзәгендә моңсулыкка бай тарихи вакыйгалар ята. Сенат мәйданындагы баш күтәрүне бастырганнан соң, яңалыклар фаҗигале төс ала: биш декабрист җәзалап үтерелә, ә күпчелеге Себергә сөргенгә җибәрелә. Алар артыннан, җил-давылга карамыйча, хатыннары да китә… Декабристларны һәм аларның хатыннарын чит җирдә нәрсә көтә һәм алар гаделлекне кире үз якларына кайтара алырлармы?

Сорауга җавапны шимбә, 23 нче сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Звезда пленительного счастья» фильмын карап белергә мөмкин. Фильм 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин