Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Детектив тарихы «Легенда для оперши» сериалында урын таба

Дүшәмбедән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында детектив һәм драма жанрын яратучыларны «Легенда для оперши» телесериалы көтә. Фильм үзәгендә булган бай тарих буталчык вакыйгага барып тоташа.
Александра Мелихова — яшь полиция хезмәткәре, «талау бүлегендә» хезмәт куя. Ул үзенең туена әзерләнә, ләкин бу вакыйгага берничә көн кала Александраның әтисен — җинаять эзләнүләре бүлеге җитәкчесе полковник Мелиховны үтерәләр. Мелихов үз коралыннан ук атып үтерелә, ләкин үтерүче коралны үзе белән алган.
Шушы вакытта ук шәһәргә зур җинаятьчел төркем килеп төшә, аларның исәпләре шәһәрнең берничә эре зәркән кибетләрен талау. Полковник Мелиховның коралы аларда булып чыга, ләкин эзләнү нәтиҗәләре Александраның әтисе җинаятьчеләр белән бәйләнгән булуын ачыклый һәм аның үзен дә уртак эш башкарган берәр иптәше үтергән дип исәпли. Вакыйгалар ничек тәмамланыр һәм гаеплеләр кулга алынырмы?
Һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә «Легенда для оперши» детективын карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!