Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2017

Диңгез юлы аша каләм тибрәтүгә килгән язучы тарихы сөйләнә

Сишәмбе кичендә «ТНВ-Планета» телеканалы күренекле язучы Миргазиян Юныс турында телеочерк күрсәтә. Иҗат иткән әсәрләрендә кешелекнең иң мөһим сорауларына җавап эзләгән әдип эшчәнлеген карамыйча калмагыз.

Миргазиян Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була.

Тора-бара бу истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 нче елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде…» исемле Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә. Шул рәвешле, язучы кулына каләм ала һәм аны татар әдәбиятында башка кулыннан төшерми.

Күренекле язучы Миргазиян Юныс турында махсус телеочеркны сишәмбе, 17 нче октябрь, «ТНВ-Планета» телеканалында 22:45 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера