Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

"Динамо-Казан" кызлары кыен хәлдә калды

"Динамо-Казан" кызлары кыен хәлдә калды

 

"Динамо-Казан" (Казан, Россия) — "Вакифбанк" (Истанбул, Төркия) – 2:3 (26:24, 21:25, 20:25, 27:25, 7:15).


Узган сезонда әлеге ике команда финалда очрашкан иде. Ул вакытта казанлылар 3:0 исәбе белән җиңү яулаган иде. Быелгы сезонда Ришат Гыйләҗетдинов командасы төркем этабын уңышсыз уздырды — икенче урында гына калды. Шуның нәтиҗәсе буларак, плей-оффның беренче раундында ук көчле команда белән очрашырга туры килде.


Җавап очрашуы Төркиядә 19 февраль көнне уза. Анда "Динамо-Казан" командасына җиңү генә кирәк.

— Һөҗүмдә начар уйнадык, — диде Казан командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов. — "Вакифбанк" — шәп команда. Сыйфатлы уен күрсәтәләр. Җавап очрашуына кадәр вакыт бар — уенны яхшыртырга кирәк.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20