Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Диния нәзарәте язучы Гарифҗан Мөхәммәтшинны “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкли

Кичә Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балтачта танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә катнашты. Чарага район башлыгы Рамил Нотфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Гарифҗан аганың хезмәттәшләре, дуслары, туганнары да килгән иде. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм хәзрәт озак еллар дәвамында Балтач районында мәчетләр төзетүдә, халыкка ислам диненең кыйммәтләрен җиткерүдә һәм район мәктәпләренә әхлак дәресләрен кертүдә саллы өлеше булган Гарифҗан ага Мөхәммәтшинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләде һәм олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Гарифҗан ага хәзер дә армый-талмый хезмәт итә. Балтач районының мәчетләренә һәм дин әһелләренә багышланган китап әзерләү белән мәшгуль.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20