Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2016

DJ Радик Алия Мостафинаның Риодагы уеннарда җиңүе хөрмәтенә Рбишчада концерт оештырган

DJ Радик Алия Мостафинаның Риодагы уеннарда җиңүе хөрмәтенә Рбишчада концерт оештырган Автор-башкаручы, продюсер Радик Яруллин (DJ RADIK) социаль челтәрдәге аккаунтында Олимпия чемпионы Алия Мостафина белән фото урнаштырган.


Автор үзенең аккаунтында Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылында Алия Мостафинаның Риодагы уеннарда җиңеп кайтуы уңаеннан концерт оештырылуы хакында хәбәр итә.

“Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина һәм аның әтисе Фәрхәт Мостафин Рбишчә авылында, аларның туган якларына кайтуы хөрмәтенә без “Аджа авыл” төркеме составында оештырган концертта! Концертка барлык якын-тирә районнарның җитәкчеләре, җирле телекомпанияләр, радиостанцияләр, газеталар вәкилләре җыелды”, - дип яза Радик.

"Алияне котлыйбыз! Ул безнең горурлык. Радик син дә молодец!", "Рбишчада барысы да бер-берсе белән туган", - дип яза кулланучылар.

Аннан алданрак Радик Яруллин Алия Мостафинаны ике тапкыр олимпия чемпионы булуы белән котлап комментарий калдырып: “Рбишчәдән безнең сәламнәр! Алия миңа ерак булса да туган, һәм бу мин моңа бик шат! Җиңүең өчен рәхмәт!” дип язган иде.

Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылында СССРның грек-рим көрәше буенча атказанган спорт мастеры Фәрхәт Мостафин (Алия Мостафинаның әтисе) һәм грек-рим көрәше буенча дөньякүләм класстагы спорт мастеры,ике тапкыр Россия чемпионы Имил Шәрәфетдиновлар туган. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20