Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Дәүләт Думасына Ленинның җәсәден күмү турындагы закон проекты кертелде

«Бердәм Россия» һәм ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Владимир Ленин җәсәден күмүнең юридик механизмын тәкъдим иткән закон проектын керткән. Бу хакта RТ хәбәр итә.

Проектны Россиянең Югары судындагы Россия парламентының түбән палатасы вәкилләре Владимир Сысоев, Иван Сухарев, Александр Курдюмов, Евгений Марченко һәм Николай Брыкин төзегән.

Депутатлар үзләре аңлатканча, документ 22 апрельдә билгеләп уза торган «дөнья пролетариаты юлбашчысы» тууына 147 ел тулуга багышлана.

«Күмү турындагы» федераль законга тарихи шәхеснең мәетен күмү сораулары белән шөгыльләнә торган ведомствоара комиссия оештыру турында төзәтмәләр кертү карала. Сүз большевиклар юлбашчысы турында бара.

«Әлеге закон проекты, ниһаять, Ленинны күмү турындагы сорауга нокта куярга тиеш. Россиялеләрнең күпчелеге әлеге карарны хуплаячак», - дип белдерде документ авторларының берсе Владимир Сысоев.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»