Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.03.2017

Дәүләт Думасына нормага салынмаган эш көне турында канун проекты кертелде

Дәүләт Думасына нормага салынмаган эш көне турында канун проекты кертелде. Россия Дәүләт Думасына кертелгән канун проекты нигезендә йөкле хатыннарга һәм балигъ булмаганнарга нормага салынмаган эш көне тыела, шулай ук нормадан тыш эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру да күздә тота.

Документ ЛДПР депутатлары төркеме тарфыннан вице-спикер Игорь Лебедев җитәкчелегендә эшләнгән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Аерым алганда, канун проекты нормаг салынмаган эш көнен йөкле хатыннарга, сәламәтлеге буенча рөхсәт ителмәгән 18 яшьтән кече хезмәткәрләргә тыя. Моннан тыш, нормага салынмаган эш көне сәгатьләрен елына 120 сәгатьтән арттырмаска да ниятләнелә. Арткан очракта, тиешле компенсация түләнергә тиеш була.

Шулай ук документ нормага салынмаган эш көне өчен һәр елны 3 тән — 15 көнгә кадәр түләүле ял кертүне дә күзаллый.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин