Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Дәүләт Думасына нотариусларның хокуклары турында яңа канун проекты кертелде

Дәүләт Думасына нотариусларның хокуклары турында яңа канун проекты кертелгән. Аларга, мөрәҗәгать иткән затның гражданлык хәле турындагы мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә сорап алу тәкъдим ителә, дип хәбәр итә «Российская газета».

Дәүләт Думасына төзәтмәләрне депутатлар Павел Крашенинников («Бердәм Россия») һәм Михаил Емельянов («Гадел Россия») керткән.

Павел Крашенинников аңлатканча, монда туу, үлү, никах теркәү яки аны гамәлдән чыгару, исем алыштыру буенча дәүләт теркәлүе турындагы, шулай ук әлеге актларга кертелгән үзгәрешләр һәм төзәтмәләр буенча мәгълүматлар бирү турында сүз бара.

«Бу беренче чиратта, нотариуска, нотариаль гамәл башкару өчен, мирас хокуклары һәм килешүләргә таныклык алу өчен мөрәҗәгать иткән кешенең гражданлык хәлен ачыклау өчен кирәк.

Канунны кабу итү, нотариус белән мирас хокукларын һәм килешү таныклыкларын рәсмиләштергәндә караклык очракларына юл куймас өчен кирәк, диелә. Шул ук вакытта гражданнарның нотариуска юридик көчкә ия мәгълүмат бирү өчен киткән вакыт чыгымнары кими, дип билгеләп үтте авторлар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!