Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Дәүләт Думасына сыйфатсыз ягулык өчен җаваплылык турындагы канун проекты кертелә

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ягулык җитештерү һәм базарда аның белән эш итүдә хокук бозуларда административ җаваплылык турында канун проектын кертү турындагы Дәүләт Думасына күрсәтмәне имзалады. Документ Хөкүмәт сайтында басылган, дип җиткерә ТАСС.

"Техник регламент таләпләре бозылганда ягулыкны әзерләүче, башкаручы, сатучыга административ штраф төрендә җаваплылык билгеләү тәкъдим ителә. Юридик белеме булмаган эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә һәм юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф күләме билгеләү тәкъдим ителә“, – диелгән аңлатма язуында.

Шулай ук, техник регламент таләпләре бозылганда  автомобиль һәм авиация бензины әзерләүче, башкаручы, сатучыга административ штраф предметларны конфискацияләү юлы белән карала.

Хокук бозулар яңадан кабатланганда, канун проектында 2 млн сум күләмендә административ штраф яки 90 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору предметларны конфискацияләү белән бергә тәкъдим ителә. 

Канун проекты 2017 елның 15 июнендә Россия Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!