Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2015

Дәүләт сатып алуларында контракт системасын бозу буенча 498 эш кузгатылган

Дәүләт сатып алуларында контракт системасын бозу буенча 498 эш кузгатылган 2015 елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә заказ бирүченең, вәкаләтле органның, махсуслашкан оешманың яки конкурс, аукцион, бәяләү комиссиясенең тиешле вазыйфаларын башкармавына кагылышлы 263 шикаять килеп ирешкән. Аларның 93е федераль кирәк-яраклар сатып алу, 100се ТР өчен кирәк-яраклар сатып алу, 70е муниципаль кирәк-яраклар сатып алу белән бәйле.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә әлеге идарә җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан дәүләт сатып алуларын контрольда тоту комиссиясе план буенча 6 тикшеренү уздырган, алар барышында 1825 дәүләт сатып алуы тикшерелгән һәм 26 хокук бозу очрагы теркәлгән. Планнан тыш тикшерүләр саны исә 108не тәшкил итә һәм алар барышында 100 гә якын сатып алу тикшерелгән.

Шул вакыт эчендә контракт системасы хакында гамәлдәге законны бозу буенча идарә тарафыннан 498 эш кузгатылган. Административ җаваплылыкка исә 360 вазыйфаи зат тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 5,5 млн сумны тәшкил итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20