Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Дәүләт Советы Рәисе турында «Большая политика» фильмы күрсәтелә

«Большая политика» - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин турында “Яңа Гасыр” телеканалы 21 нче майда шул исемдәге фильмны тәкъдим итә.

Фильм Мәскәү иҗат төркеме тарафыннан төшерелгән һәм ул Фәрит Мөхәммәтшиннең 70 яшьлек олуг юбилеена багышлана. Фильмның исеменнән күренгәнчә, авторлар басымны дәүләт эшлеклесенең зур сәяси казанышларына ясый.

Без Татарстан суверенитет өчен көрәшкән елларга мөрәҗәгать иттек. Читтән караганда гына барысы да җиңел һәм гади эшләнгән сыман күренә. Бары Фәрит әфәнде белән аралашканнан соң гына, без үз чорында дәүләт эшлеклесенең республика үсешендәге мөһим адым өчен күпме көч сарыф иткәнен аңладык. Без төшерелгән материалны соңыннан геройның үзенә күрсәттек. Безнең өчен андый дәрәҗәдәге кешедән “фильмыгыз ошады гына түгел, ул минем үзем өчен дә кызык булды” дигән сүзләр ишетү бик күңелле булды. “90 нчы елларга кайткан сыман булдым,” - диде безгә Фәрит Мөхәммәтшин. Безнең өчен башкарган эшебезгә мондый бәя алу бик мөһим. Фильмның эчтәлеген кыскача аңлатсак, ул сәясәтченең тормыш юлы һәм аның сәясәттәге тормышы турында,” - дип аңлатты «Большая политика» фильмының режиссеры Денис Красильников.

Фәрит Мөхәммәтшин турында «Большая политика» документаль фильмын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 21 нче май 18:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20