Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

Дәүләт стартапларны стимуллаштырырга тиеш – Илдар Халиков

Дәүләт стартап-проектларны стимуллаштырырга тиеш. Бу хакта 7-10 июньдә Иннополиста уза торган “Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе” конференциясенең пленар утырышы барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Пленар утырышта якындагы елларда IТ базарын дәүләт көйләве артырга яки кимергә тиешме дигән сорау кузгатылды.
“Дискуссиядә катнашучылар көйләргә кирәкми дигән фикер белдерде. Мин “стимуллаштыру” дигән терминны кулланырга тәкъдим итәм. Стартаплар дәүләт ярдәменнән башка беркая уза алмый, Ростехка гына түгел, ә башка эре компанияләргә дә. Без нәрсәдер эшләргә тиеш”, - диде И.Халиков.
Ул кызыклы стартаплар белән җитди сәнәгать арасында үзара элемтә кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Премьер-министры Иннополис проекты Казанның IТ паркы проектыннан килеп чыгуына игътибарны юнәлтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20