Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.04.2015

Дәүләтчелек ул – дәүләтнең сәяси-хокукый статусы потенциалын тормышка ашыру механизмы - Ш. Яһүдин

Дәүләтчелек ул – дәүләтнең сәяси-хокукый статусы потенциалын тормышка ашыру механизмы - Ш. ЯһүдинБыел август аенда Татарстанның яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин катнашында “Татарстан Республикасының бүгенге көн дәүләтчелеге” темасына матбугат конференциясе узды.

Шакир Яһүдин быел юбилей чаралары булуын искәртте – ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турындагы декларациясенең 25 еллыгы, Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларациясенең 25 еллыгы, парламентаризмның 20 еллыгы билгеләп үтеләчәк. “Бу даталар Татарстан Республикасының дәүләтчелеге нинди соң, дигән сорауга уйланырга мәҗбүр итә”, - дип белдерде ул.

Дәүләтчелек нәрсә соң ул? Шакир Яһүдин дәүләтчелек терминының аеруча киң итеп Башкортстан Республикасы Конституциясендә тасвирланганын шәрехләп үтте. Ш. Яһүдин фикеренчә, дәүләтчелек ул – дәүләтнең сәяси-хокукый статусы потенциалын тормышка ашыру механизмы.

Алга таба комитет рәисе тарихка күз салып, ТАССРга Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы декреты нигезендә 1920 нче елның 27 нче маенда нигез салынуын искәртте. Нәкъ менә шул вакытта төбәгебез дәүләт статусына ия булып, РСФСР составында тиешле дәүләтчелек атрибутлары барлыкка килгән. 1926 нчы елгы беренче Конституция ТАССРны дәүләт буларак игълан итте. Ә 1990 нчы елның тарихи декларациясе нигезендә ул мөстәкыйль дәүләт ролендә яши башлады.

Шакир Яһүдин безнең республиканың Россия киңлегендә мөстәкыйль төстә икенче булып оешуын, ә беренчесе Башкортстан Республикасы булуын билгеләп узды. Күршеләребез Россиянең һәм Башкортстанның Халык комиссарлары советлары арасындагы килешү нигезендә, 1919 нчы елның 20 нче мартыннан автономияле республика буларак яши башлаган.

Шакир Яһүдин 1990 нчы елның 26 нчы апрелендә дөнья күргән “СССР һәм федерация субъектлары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы” СССР Законы нигезендә Советлар Союзы территориясендәге автономияле республикаларның дәүләт статусының союздаш республикаларга тигезләштерелгәнен искәртте. Шуңа күрә безнең декларация дәүләт-хокукый күзлектән дә абсолют легитим булды, дип саный комитет рәисе. Ул ТАССРның Дәүләт суверенитеты турындагы декларациясенең Конституциягә җирлек булып торуын ассызыклады. “Бүген Татарстан федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтләре булган бердәнбер субъект булып санала. Мәскәү һәм Казан арасында шартнамә федераль закон көченә ия һәм Татарстанның дәүләтчелеген ныгыта”, - диде ул. Әлеге мөнәсәбәтләрнең киләчәгенә кагылышлы сорауга җавап биреп, Шакир Яһүдин гамәлдәге шартнамә көчен югалткач, 2017 нче елда аның янә озайтылачагына ышанычын белдерде. “Безнең шартнамә – Россиядә чып-чын федерализм билгесе”, - диде ул.

Шакир Яһүдин Татарстан Президентын сайлау темасына тукталып, Татарстанның иң югары вазифаи затының атамасына кагылышлы фикерен җиткерде. “Федераль дәрәҗәдә кайчак субъектларга карата нигезсез таләпләр куелган законнар кабул ителә. Бу Россия Конституциясен бозу санала. Төбәк җитәкчесенең атамасын билгеләү субъект вәкаләтләренә керә. Шуңа күрә федераль үзәкне Россия Конституциясенә буйсынырга мәҗбүр итү механизмын уйлап табу яхшы булыр иде”, - дигән фикердә Ш. Яһүдин. Ул шулай ук халыкның Татарстан Республикасы җитәкчесен Президент исеме астында сайлаячагына өметен баглады. “Президентны сайлагач, минемчә, аның атамасын үзгәртү күпкә авыррак булачак”, - дип саный комитет башлыгы. Искәртеп узабыз, әлегә республика җитәкчесенең Президент исеме белән йөртелүе 2015 нче елның азагына кадәр генә рөхсәт ителә.

Шакир Яһүдин Президент сайлауларында берничә кандидат булыр дип саный. Аның фикеренчә, бездә 66 сәяси партиянең төбәк бүлекләре булуын исәптә тотып, кандидатлар, шәт, табылыр. Билгеле булганча, коммунистлар партиясе башлыгы Хафиз Миргалимов инде теләк белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20