Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2015

Дмитрий Медведев 2016 елда гражданнарга төп социаль түләүләр индексациясе өчен акча бүлеп бирүне йөкләде

Дмитрий Медведев 2016 елда гражданнарга төп социаль түләүләр индексациясе өчен акча бүлеп бирүне йөкләде РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Финанслар министрлыгы һәм РФ Икътисад үсеше министрлыгына һәм башка ведомстволарга 2016 елга һәм 2017-2018 план чорына федераль бюджет проектын формалаштыруның төп алымнары мәсьәләләре буенча йөкләмәләр бирде. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында белдерелә. 

Аерым алганда, 2016 елга һәм 2017-2018 план чорына федераль бюджет проектын формалаштырганда, 2016-2018 елларда федераль бюджет дефициты күләмен киметү темпларын кыскартудан чыгып эш итү, шулай ук 2016 елда гражданнарга төп социаль түләүләр индексациясе өчен акча бүлеп бирү йөкләнде.
“РФ финанслар министры А.Г.Силуанов, РФ икътисад үсеше министры А.В.Улюкаев, ТР мәгариф һәм фән министры Д.В.Ливанов, РФ сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова, РФ мәдәният министры В.Р.Мединский һәм РФ хезмәт һәм социаль яклау министры М.А.Топилинга, 2016 елга һәм 2017-2018 план чорына федераль бюджет проектын формалаштырганда, Россия Федерациясе дәүләт программаларын гамәлгә куюга федераль бюджеттан акча бүлеп бирү база алымнарын саклау, нәтиҗәсез чыгымнарны кыскарту эшен дәвам итүне исәпкә алу зарур”, - диелгән йөкләмә текстында.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенә шул уңайдан тәкъдимнәр җиткерү йөкләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20