Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Дмитрий Медведев: “Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатына барлык шартлар да булдырылган”

Дмитрий Медведев: “Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатына барлык шартлар да булдырылган” Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда, спортчылар иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алсын өчен, бадминтон буенча Европа чемпионатына барлык шартлар да булдырылган дип ышана.

Кичә Россия Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән сәламләү телеграммасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионатында катнашучыларга һәм кунакларга юнәлдерелгән.

“Сезне Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында сәламләүгә шатмын. Мондый дәрәҗәле турнир безнең илдә беренче тапкыр үткәрелә. Аның спортның матур һәм мавыкыргыч төрен яратучылар, ә иң мөһиме - Рио-де-Жанейрода ел вакыйгасы – XXXI җәйге Олимпия уеннары алдыннан үз көчләрен сынаучы спортчылар өчен чын бәйрәм булачагына ышанам. Биредә, Россиянең төп спорт шәһәрләренең берсе – Казанда спортчылар иң яхшы сыйфатларын, тамашачыларны мавыктыргыч техник алымнар белән шатландыра, шулай ук максатчан, кыю булуларын күрсәтә алсын һәм җиңүгә ирешү өчен барлык шартлар да булдырылган. Сезгә уңышлар һәм яңа рекордлар, ә җанатарларга – кәеф күтәренкелеге телим”, - дип билгеләп үтте Медведев.

Казан 16-21 февральдә Бразилиядәге Олимпиадага сайлап алу этапларының берсе булган Европа команда чемпионатын кабул итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20