Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Дмитрий Медведев Казанда Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты

Дмитрий Медведев Казанда Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты  Казанда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.

"Kazan-Arena" стадионының сөйләшүләр залында узган очрашу башында Дмитрий Медведев Виктор Орбанны Венгриянең Казанда узучы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында алган өченче алтын медале белән котлады.

"Бу очрашып, Россия-Венгрия хезмәттәшлеге үсеше турында фикер алышу өчен бик яхшы сәбәп. Әлбәттә инде, биредә сезне аерым миссия, чөнки спортның су төрләре буенча киләсе дөнья чемпионатын Венгрия кабул итәчәк", - дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе.

Дмитрий Медведев ассызыклаганча, Россия һәм Венгрия мөнәсәбәтләре, хәзерге вакытта Европа Берлеге белән булган уртак проблемаларга карамастан, "тотрыклы һәм дустанә" кала.

"Без, энергетикадан алып авыл хуҗалыгына кадәр, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез һәм бу безнең илләр һәм халыклар өчен отышлы дип саныйбыз. Безнең төбәкләрнең берсен карарга килгән һәм бу спорт чарасында катнашканыгыз өчен рәхмәт", - диде Д.Медведев.

Виктор Орбан, үз чиратында, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының Казанда бик югары дәрәҗәдә үткәрелүен таныды. Ул күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында да искәртте.

"Без хәзер бик катлаулы вакытта яшибез, әмма без, барлык кыенлыкларга да карамастан, Венгрия безнең мөнәсәбәтләрдә булган барлык яхшы якларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калуны телибез. Бу киләчәктә безнең мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады ул.

"Тынычлык мәсьәләсендә һәм башка мәсьәләләрдә Венгрия Россиянең яхшы партнеры булачак, мондый гаҗәеп чарада катнаша алган өчен тагын бер тапкыр рәхмәт", - дип сүзен йомгаклады Венгрия Премьер-министры.

Искәртеп узабыз: бүген кич Татарстан башкаласында спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә ябыла. Дмитрий Медведев белән Виктор Орбан чемпионат ябылышы тантанасының мәртәбәле кунаклары булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20