Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.12.2015

Дмитрий Медведев КФУны 2019 елга кадәр үстерү программасына үзгәрешләр кертте

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "2010-2019 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында"гы карарны имзалады. Әлеге документ РФ Хөкүмәте сайтында урнатырылган.

Әйтергә кирәк, 273нче Федераль закон нигезендә федераль университетларны үстерү программасы Россия Хөкүмәте тарафыннан раслана. 2010-2019 елларга КФУны үстерү программасы Хөкүмәтнең 2010 елның 13 сентябрендә имзаланган 1543нче карары белән хупланган һәм анда университетны үстерүне төп юнәлешләре, чаралар исемлеге, максатчан күрсәткечләр, финанслау күләме күрсәтелгән. Дмитрий Медведев имзалаган карар белән үсеш программасына үзгәрешләр кертелә һәм ул яңа редакциядә тәкъдим ителә.

Үсеш программасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген чагылдыручы 12 мониторинг һәм 7 өстәмә максатчан күрсәткечләр (индикатор) кертелә.

2010-2010 елларга программаның гомум бюджеты 9,06 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Аларның 4,98 млрд сумы федераль бюджеттан бүленә, 4,08 млрд сумы - табыш китерүче эшчәнлек акчалары.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20