Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Дмитрий Медведев туры эфирда тележурналистларның сорауларына җавап бирәчәк

РФ Премьер-министры чәршәмбе, 9 декабрьдә, «Разговор с Дмитрием Медведевым» программасында туры эфирда чыгыш ясаячак.

Премьерның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова хәбәр иткәнчә, Дмитрий Медведев сорауларны, узган елгы кебек үк, "Беренче канал"да «Воскресное время» программасын алып баручы Ирада Зейналова, шулай ук Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең  «Вести в субботу» программасының авторы һәм алып баручысы  Сергей Брилев бирәчәк.

Шул ук вакытта өч интервьюер алмашкан. НТВдан әлеге программаны Кирилл Поздняков ("Поздняков" программасының авторы һәм алып баручысы), "Дождь" телеканалыннан йомгаклау аналитик программасының авторы һәм алып баручысы Михаил Фишман алып барачак. Быел "Рен ТВ" телеканалы урынына РБК телеканалы катнаша, аны шеф-редактор Елизавета Осетинская тәкъдим итә.

"Туры эфир якынча сәгать ярым дәвам итәчәк", - дип китерә матбугат сәркатибе сүзләрен "Интерфакс".

Искәртеп узабыз: беренче тапкыр Медведев мондый форматтагы очрашуны 2008 елның 24 декабрендә, РФ Президенты вазифасын биләгән вакытта, үткәргән иде. Туры эфирда тележурналистлар белән чираттагы аралашу Дмитрий Медведев өчен сигезенчесе булачак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20