Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

Дмитрий Рогозин Яшел Үзәндә чик буе сак корабын төзи башлау тантанасында катнашты

Дмитрий Рогозин Яшел Үзәндә чик буе сак корабын төзи башлау тантанасында катнашты "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, РФ хәрби-сәнәгый комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Иван Харченко һәм башкалар катнашты. 

Төзи  башлаган судно - 22100 нче проектның беренче серияле корабы. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сагы заказы буенча завод әлеге проектның төп корабын төзегән. "Полярная звезда" дип аталган кораб 2012 елның 30 маенда төзелә башлап, 2014 елның 21 маенда суга төшерелгән. Хәзерге вакытта кораб Балтыйк диңгезе киңлекләрендә завод сынавын уза, аннары ул 2015 елда заказчыга тапшырылачак.

2015 елның 24 апрелендә "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы серияле ике кораб төзүгә дәүләт контрактын имзалау тантанасы булды. Заказ бирелгән суднолар 22100 нче проектының икенче һәм өченче берәмлекләре булачак һәм 2019 елда Заполярье чик сакчыларына тапшырылачак. Контрактларның гомум бәясе 17 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Дмитрий Рогозин мөрәҗәгать итте. "Бу бик әһәмиятле бүләк, сез аны үз кулларыгыз белән чик сакчылары өчен эшлисез. Бүгенге көндә без чикләребезне ныгытабыз, моны бигрәк тә Төньякта эшләү мөһим, анда төрле илләрнең мәнфәгатьләре туплана. Хәзерге вакытта Арктика өчен көрәш бара. Россия зур чиккә ия, аның мәгънәсе шундый уникаль территориядә генә түгел, арктикада файдалы казылмаларның төп запаслары тупланган. Табигый газ запасының 80 процентка кадәре Арктикада. Бүген Россия чик сакчылары алдында илебезне генә түгел, Россия икътисадын киләчәктә баетачак һәм балаларыбызга имин, тук тормыш тәэмин итәчәк зур байлыкны да саклау бурычы тора. Бүген, кораб төзелешенә нигез салып, без илебезнең киләчәге турында уйлыйбыз. Зур һәм сыйфатлы эшегез өчен рәхмәт сезгә", - дип билгеләп үтте ул. Аннары ул Россия флоты корабларын төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

"Без бу цехта, яңа кораб төзелә башлау уңаеннан, бишенче тапкыр очрашабыз, заводта бу күркәм гадәткә әверелде. Быел завод планнарында дүрт кораб төзеп тапшыру бурычы тора. Мин Татарстан Хөкүмәте әлеге заказны тормышка ашыру өчен бөтен шартларны үтәр дип ышандырам. Заказчыга безнең предприятиене сайлаганы өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Равил Зарипов. Аннары ул завод хезмәткәрләрен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр белән билгеләп үтте.

Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте Чик буе хезмәтенең Яр буе сагы департаменты җитәкчесе адмирал Юрий Алексеев та чыгыш ясады. "Өч ел элек мин төп корпус төзелә башлауда катнашкан идем, вакыт бик тиз уза һәм без беренче серияле судноны төзи башлыйбыз. Һәр яңа кораб - ул зур шатлык. Безгә андый кораблар кирәк. Вакыт нәкъ менә шундый класслы судноларга ихтыяҗ булганны күрсәтте. Бу кораблар сезгә дә кирәк һәм бу сезнең өчен зур горурлык. Без сезнең ышанычны аклап, техниканы ышанычлы файдаланырга һәм илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышырбыз", - дип ассызыклады ул.

22100 нче проектлы чик буе сак корабына нигез салыну тактасын беркетү хокукы Дмитрий Рогозин һәм башка мәртәбәле кунакларга бирелде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан сод, Дмитрий Рогозин 17 нче һәм 18нче цехлар, док-камераларны карады. Аннары РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Зеленый Дол" кече ракета корабында булды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20