Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

“Дөнья чемпионаты вакытында килеп чыккан иң җитди җинаять – бөекбританиялеләрнең караклар тозагына эләгүе” – В.Красильников

“Дөнья чемпионаты вакытында килеп чыккан иң җитди җинаять – бөекбританиялеләрнең караклар тозагына эләгүе” – В.КрасильниковКазанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты вакытында ярышлар уздырылган объектларда, спортчылар, туристлар яшәгән урыннарда бернинди җитди гадәттән тыш хәл очраклары килеп чыкмаган.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников бәян итте. Аның сүзләренчә, чемпионатны уздыру вакытында куркынычсызлыкны 7 меңнән артык полиция хезмәткәре һәм эчке хезмәт гаскәрләре тәэмин иткән. Казан хокук сакчыларына Татарстан районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән полицейскийлар ярдәмгә килгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы сүзләренчә, спорт чарасы вакытында куркынычсызлык тәэминаты юнәлешендә хокук сакчылары тарафыннан глобаль эш башкарылган. Ярышлар алдыннан Татарстан башкаласында полициянең участок вәкаләтлеләре (участковыйлар) 33 меңләп фатирны урап чыккан, шулай ук спортчыларның, FINA төркеме вәкилләренең хәрәкәт маршруты, чемпионат объектлары, кунакханәләр тикшерелгән.

Чемпионат вакытында килеп чыккан иң җитди җинаять Бөекбритания гражданнарының – ирле-хатынлы парның Казан кунакханәләренең берсендә иртәнге аш вакытында әйбер урлатуы булган. Ханымның сумкасыннан банк картасы салынган акча янчыгы, 500 доллар һәм планшетлы компьютер урлана. Кунакханә хезмәткәрләре полиция чакырта. Видеокүзәтү системасы язмаларыннан файдаланып, җинаятьчеләрнең фотороботы төзелә, эзләү игълан ителә. Полиция хезмәткәрләренең берсе эшкә барганда, “КАИ” тукталышында тышкы билгеләре буенча җинаятчеләргә охшаган ир белән хатынны күреп ала һәм тоткарлый. Бу Перу гражданнары булып чыга. Фаразлар буенча, бу – гастролер-җинаятьчеләр, ягъни бер урыннан икенче урынга күчеп “кәсеп итүче” караклар. Казанда аларның бернинди эшләре дә булмаган. Тоткарланучылар хәтта кайда торуларын әйтеп бирә алмаган. Урланган планшетлы компьютер исә башкаланың Арча кыры зиратында табыла. Хәзерге вакытта алар сак астында тикшерү изоляторында. Тоткарланган чит ил гражданнары турында Интерполга да хәбәр җибәрелгән, чөнки аларның башка илләрдә дә охшаш җинаять кылган булулары мөмкин, диде идарә башлыгы.

Валерий Красильников билгеләп узганча, чемпионатны ачу тантанасына билетларның бәясен 2-3 тапкыр арттырып сату, шулай ук кайбер төр ярышларга, аерым алганда, синхрон йөзү ярышларына билет хакын арттырып сату очраклары ачыкланган. Алыпсатарлардан җәмгысе 4 кеше тоткарланган. Аларны махсус рөхсәтсез (лицензиясез) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән өчен административ җваплылыкка тарту күздә тотыла.

Спортчыларның, җыелма команда вәкилләренең әйберләре югалуы турында 5ләп мөрәҗәгать кабул ителә. Барлык очракларда да әйберләр тиз арада табылып, хуҗаларына кайтарыла. Әйтик, Франция командасы менеджерларының берсе универсаль ачкычын югалта. Әлеге ачкычны Спортның су төрләре сараенда эзлиләр. Нәтиҗәдә, универсаль ачкыч табыла: францияле аны икенче кабинетта калдырган булып чыга.

Гомумән алганда, дөнья чемпионаты вакытында Казанда җинаятьчелек фоны үзгәрмәгән. Бернинди сугышулар, эксцесслар теркәлмәгән.

“Бәхеткә, барысы да имин үтте. Шулай да, йомшарырга иртәрәк әле, чөнки бүген “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионаты рәсми ачыла. Шуңа бәйле рәвештә, без тагын 1 атна көчәйтелгән режимда эшләячәкбез”, – дип искәртте Валерий Красильников үзенең чыгышында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20